Шәриф Камалның улы белән хат алышуы махсус күргәзмәдә күрсәтеләчәк

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Язучы Шәриф Камалның улы Йосыф Байгилдиевнең хатларына багышланган интерактив күргәзмә Татар китабы йортында 16 июньдә 17:00 сәг. ачыла. Хатларда совет чоры студентының гади тормыш хәлләре һәм Бөек Ватан сугышы белән килгән үзгәрешләр тасвирлана. Күргәзмә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан оештырыла.

«Кадерле Юсеф!» Шундый юллар белән башланган хатлар — Шәриф Камал архивының иң кадерле өлешедер. Язучының улы Йосыф Байгилдиевнең хатлары совет студенты тормышыннан күңелле вакыйгаларны да, 1941 елның 22 июненнән башланган үзгәрешләрне дә, солдат егетнең сугышчан юлын да хәтерлиләр. Архивтагы соңгы хатка 1943 елның 21 гыйнвары дигән дата куелган.

Интерактив элементлар белән баетылган күргәзмә гади егет тарихын күрсәтәчәк. Биредә Йосыфның хатларын укып та, ишетеп тә, хәтта күчереп язып алып та булачак.

«Йосыф хатлары» күргәзмәсе Татар китабы йортында 16 июньнән 25 августка кадәр эшләячәк.

Күргәзмәне тәкъдим итү 16 июнь, 17:00 сәгатьтә үткәрелә. Биредә Шәриф Камал гаиләсенең бай эпистоляр мирасы турында лекция укылачак.

Керү ирекле.

Адрес: Казан, Островский урамы, 15 йорт.

Белешмәләр өчен: (843) 590-80-67, t.me/shaykhin

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International