ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2023 ел
җомга

25 июнь А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә казак җырларының «Казак боҗрасы» ачык конкурс-фестиваленең финал туры узачак. Анда гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы да үтәчәк. Чара 11:00 сәгатьтә концерт бәйгесе программасы белән башланачак һәм йомгаклар ясау белән дәвам итәчәк, бүләкләү белән тәмамланачак.

«Таткультресурсүзәк» ДБУ милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында йолаларны, гореф-гадәт, традицияләрне саклап калу, үсеп килүче буынны традицион халык мәдәнияте нигезләре белән таныштыру, киләчәк буында халык традицияләренә кызыксыну уяту, 2023 елда йола эшчәнлегенең традицион рәвешләрен торгызу максатларында «Традиция миннән башлана» республика акциясен башлап җибәрде.


15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Ага Базар 2023» ярминкәсендә катнашучы «Халык кәсепләре осталары өчен маркетинг» халык сәнгать һөнәрләре осталары өчен гариза бирү кампаниясе ачылды.

2023 елның 30 июненә кадәр 12 яшьтән өлкән рус һәм татар телендә язучы татарстанлылар үзләренең Казан турындагы риваятьләрен «Иске Казан әкиятләре» конкурсының электрон почтасына җибәрә алалар: ssk.2023@mail.ru.

17 июнь Санкт-Петербургтагы Россия этнография музеенда «Татарстан музейларында рус коллекцияләре» тарихи-этнографик проектын тәкъдир итәчәкләр. 

Мурманск шәһәрендә 15 июньдә ел саен уздырыла торган XXVII Бөтенроссия китапханә конгрессын ябу тантанасында Казан шәһәре "2024 елда Россиянең китапханә башкаласы" дип игълан ителде.

2023 елның 15 июленнән 23 июленә кадәр Болгар шәһәрендә «Яңарыш: Заманча укуда Эпос» бер атналык зур фестиваль узачак. Дөнья халыклары эпосы мотивлары буенча спектакльләр күрсәтү, этнодизайнер модаларын күрсәтү, фолк-фьюжн юнәлешендә зур концерт һәм шоу-концерт, иҗади лабораторияләр һәм ярминкәнең урта гасыр атмосферасына чумдыручы мизгелләр фестивальнең барлык кунакларын да көтеп кала.

27 июнь 19:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театрында "А" дан "Я" га кадәр театрның популяр тарихы" циклыннан бишенче лекция узачак. 

2 июль 10:30 сәгатьтә һәм 12:00 сәгатьтә Казан Кремлендә (1 подъезд, 2 кат) Казан яшь тамашачы театры артистлары "Керпеләр - нәни хыялыйлар"  спектаклен күрсәтә. Яшь тамашачы театры проектын музей-тыюлыкка килүчеләр - ТР башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар беренче тапкыр күрә алачак.

2023 елның 22 июнендә 16:30 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының күргәзмә залларында беренче арт-медиация - интерактив форматта «Алтын Бөек дала» экспозициясе белән танышу узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International