«Инспектор» мобиль кушымтасы – дәүләт органнары хезмәткәрләре, бизнес вәкилләре һәм физик затлар өчен ГИС ТОР КНД базасында эшләнгән махсус кушымта.
План Россия ФАДН тарафыннан кызыксынган федераль дәүләт хакимияте органнары белән берлектә эшләнде, ул Стратегиядә күздә тотылган дәүләт милли сәясәтенең бердәм максатына – илнең үсешен, аның дәүләт һәм территориаль бөтенлеген, эчке сәяси һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү өчен этномәдәни һәм тел төрлелеген саклау белән бергә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының (россия милләтенең) бердәмлеген һәм гомумроссия гражданлык идентичностен (гражданлык үзаңын) ныгытуга юнәлдерелгән 170 дән артык чараны үз эченә ала.
2026 елның 8-10 апрелендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театры «РОСКОНЦЕРТ» ФДБМК гамәлгә ашырган «Зур гастрольләр» федераль программасында катнаша. Гастрольләр Йошкар-Оладагы М. Шкетан исемендәге Мари дәүләт драма театры сәхнәсендә узачак.
2026 елның 9 апрелендә Братиславада (Словакия) «Русский мир» Фондының «Aircraft» Галереясендә «Зур сугышта кече шәһәрләр» күргәзмәсенең ачылуы була.
«Ленфильм» киностудиясе яңа башлаучы режиссерлар һәм сценаристлар өчен «Ленфильм-дебют» белем бирү лабораториясенең бишенче, юбилей сезонына гаризалар кабул итә. Проект Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасындагы Креатив индустрияләр мәктәбе гаризалар кабул итү башланганын игълан итә. Үз талантларын үстерергә һәм автор проектларын булдырырга теләүче балалар чакырыла.
2026 елның 10 апреленнән 20 июненә кадәр Бөтенроссия яшьләр симфоник оркестрының 2026-2028 еллар сезоннарына Милли сайлап алуы түбәндәге специальностеләр буенча үткәрелә: скрипка, альт, виолончель, контрабас, гобой, флейта, кларнет, фагот, валторна, труба, тромбон, туба, ударные инструменты, арфа.
2026 елның 15 апреленнән 20 маена кадәр «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-белем бирү проекты кысаларында СССР Халык артисты, композитор Григорий Пономаренко иҗатына багышланган «А где мне взять такую песню» бөтенроссия акциясе узачак.
2026 елның 3 июлендә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе оештырылуга 90 ел тула.
«Тоталь диктант» халыкара мәгърифәт акциясе Татарстан халкына үз грамоталылыгын кабат тикшерү мөмкинлеген тәкъдим итәчәк. Акциянең төп мәйданчыкларының берсе Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты булачак.