27 апрельдә 18:30 һәм 28 апрельдә 17:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Кави-Сәрвәр» операсы күрсәтеләчәк.
«Кави-Сәрвәр» – композитор Миләүшә Хәйруллинаның Айдар Әхмәдиев либреттосына язылган операсы. Әсәр язучы Кави Нәҗми һәм аның хатыны тәрҗемәче Сәрвәр Әдһамова. язучы Кави Нәҗми һәм хатыны Сәрвәр Әдһамованың илдәге бөек сынаулар дәверенә туры килгән тормыш елларындагы сүнмәс мәхәббәте турында сөйли.
Кави Нәҗми тарихка ТАССР Язучылар берлегенең беренче рәисе буларак кереп калган. Аның хатыны исә Пушкин, Катаев, Дефо әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүе белән һәм балалар өчен язылган китаплары белән дан тоткан хатын-кыз язучы.
Ике бөек шәхес шул еллардагы татар интеллигенциясен үзләрендә Мергасов йортындагы фатирында кабул итә торган булганнар.
1937 елда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһамова илдәге сәяси вазгыятьнең корбаннары була. Язучыны, «халык дошманы» ярлыгын тагып, төрмәгә утырталар, ә хатыны ун ел Себер сөргененә хөкем ителә... Опера аларның исән калулары һәм кавышулары турында гына түгел, ә үзләрендә кешелеклелеген саклап калулары хакында да сөйли. Чөнки һәрбер сынауның ахыры була – чын мәхәббәтнең генә чиге юк. Дистәләп еллар узу белән дә әлеге мәхәббәт яшь буыннарны сокландырып тора.
Опера ТР дәүләт академия симфоник оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер - Александр Сладковский), ТР дәүләт камера хоры (сәнгать җитәкчесе - Миләүшә Тәминдарова) һәм солистлар - ТР атказанган һәм халык артистлары тарафыннан куелды. Спектакль рус һәм татар телләрендә бара. Тамаша вакытында рус телле субтитрлар кулланыла.