Бүген билгеле булганча, 75 нче яшендә РФ һәм БР халык артисты, Россия Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле актер Олег Закирович Ханов вафат булды. Ул Оренбург шәһәрендә кинәт вафат була.
3 октябрьдә 16: 00 сәгатьтә Әл-Мәрҗани мәчетендә (Каюм Насыйри ур., 17 йорт) «Коръән дөньясы 2.0» халыкара күргәзмәсен ачу тантанасы була.
30 сентябрьдә, Россия һәм Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре Берләшкән көнне, «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәгендә – Татарстан Республикасы Милли музееның филиалында «Татарстан – Лисичанск – Рубежное: авыртудан яңарышка» күргәзмәсе ачыла.
2025 елның 7 октябрендә и.Иванов исемендәге Республика балалар китапханәсендә Р.Миңнуллин исемендәге «БиблиоОлимп» Бөтенроссия интеллектуаль уеннарын ачу тантанасы узачак.
28 сентябрьдә Башкорт дәүләт курчак театры сәхнәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Курсак-Фест» I Халыкара курчак театрлары фестивален ябу тантанасы булды.
Б.Пастернакның тууына 135 ел тулуга, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Б. Пастернак мемориаль музеена нигез салынуга 35 ел тулуга багышланган «III Халыкара Пастернак укулары» фәнни-гамәли конференциясе Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә 2025 елның 2-3 октябрендә узачак.
Айның беренче сишәмбесе – 7 октябрь-Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай барырга мөмкин.
Быел «Эрмитаж-Казан» үзәгенә 20 ел тулды.
2025 елның 12 октябрендә 17:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Минҗан – туфрак» музыкаль спектакленең премьерасын тәкъдим итәләр.
Казанда А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Безнең батырлар» Бөтенроссия иҗади музыкаль-әдәби марафоны старт алды, аны ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештырды.