2025 елның 12 октябрендә 17:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Минҗан – туфрак» музыкаль спектакленең премьерасын тәкъдим итәләр.
Спектакльнең сценариен талантлы шагыйрә, драматург, тәрҗемәче, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Луиза Янсуар язган. Аның иҗат әсәре керәшен гаиләсенең тормышы һәм гореф-гадәтләре аша кешелекнең мәңгелек кыйммәтләрен ачучы спектакльнең нигезенә салынды. Тамашачыларны керәшен мәдәниятенең бай дөньясына, аның үзенчәлекле музыкасына, җырларына һәм йолаларына чуму көтә.
«Минҗан – туфрак» спектакле – ул бер гаилә тарихы гына түгел, Буыннар бәйләнеше, көч бирә торган тамырлар һәм ата – бабалар хәтере алдындагы бурыч турында уйлану. Бу-ата-бабаларыбызның буыннары яткан җирнең тере хәтере аша Ватанны саклауның чын әһәмиятен аңлауга керткән өлеш. Ата-бабалар алдындагы бурыч, буыннар алдындагы җаваплылык турында.
Төп рольләрдә Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов, шулай ук Аграфена Васильева, Альбина Ногманова, Иван Пугачев һәм башка искиткеч артистлар. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле артистлары һәм гореф – гадәтләрнең чын носительләре-«Казан», «Айбагыр» (Казан ш.), «Нардуган» (Теләче районы), «Чулпы», «Нур» (Балык Бистәсе районы) керәшен фольклор коллективларында катнашучылар спектакльгә аеруча көч һәм чынбарлык өстиләр. Аларның борынгы керәшен көйләре җирнең үз тавышы кебек яңгырый, анда төрле чорларда Ватанны саклаучыларның язмышлары бер киндергә үрелеп бара, ә һәр тамашачы буыннар чылбырына шәхси катнашын тоя.