16 августтан 18 августка кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында «Ага Базар» VI Этнокультур фестивале узачак. "Ага Базар" үз мәйданчыгында иҗади коллективларны, халык мәдәниятен популярлаштыручы башкаручыларны һәм инструменталистларны берләштерәчәк.
2024 елның 24 августында Мәйданда Балык Бистәсендә "Бистә шәле" II Республика хатын-кызлар халык һөнәрләре фестивале узачак.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Братиславада Aircraft галереясындагы "Минем яраткан провинция" картиналар күргәзмәсен ачты. Бу проектта партнер булып Братиславада Европа славян язу һәм мәдәният фонды булды.
19 һәм 20 июльдә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Лорки Мясин хореографиясендә “Грек Зорба” спектакле күрсәтелде.
24 июльдә 12.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда (Алабуга, Казан ур., 17) «Озак балачак» күргәзмәсен ачу тантанасы була, ул заманча сәнгать буенча XIX Халыкара арт-симпозиумның йомгаклау вакыйгасы булачак.
29 июльдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җәйге ялдан соң үз эшен башлый. Бу көнне тамашачыларга К.Тинчурин әсәре буенча куелган «Сүнгән йолдызлар» спектакле тәкъдим ителәчәк.
Аңа кадәр, 25 июльдән, театрда өч экскурсия программасы старт ала. Алар барысы да Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә әзерләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция гаилә, нәсел темаларына һәм XIX гасыр ахыры - XX гасыр башындагы татарларның туй йолаларына багышлана.
Сентябрьдә Халыкара волонтерлык лагере үз эшен башлаячак.
Татарстан режиссерларының өч фильмы 6-11 сентябрьдә узачак «Алтын Мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестиваленең төп программасына керде. Моннан тыш, тагын 11 кинотасма Милли конкурста тәкъдим ителгән.
19 июльдә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Нәсел. Нигез. Йола" экспозициясе ачыла. Темасы татарларның гаиләсенә, нәселенә һәм туй традицияләренә багышланган. Күргәзмә идеясе XIX-XX гасырлар чигендә татар гаиләсенең атмосферасын, тирәлеген күрсәтү, татар туй комплексының кайбер үзенчәлекләрен ачу, шулай ук үткәнебезне, хәзерге һәм киләчәкне бәйләүче узел-традицияләрне табу.