16 августтан 18 августка кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында «Ага Базар» VI Этнокультур фестивале узачак. "Ага Базар" үз мәйданчыгында иҗади коллективларны, халык мәдәниятен популярлаштыручы башкаручыларны һәм инструменталистларны берләштерәчәк.
Фестивальнең үзәк мәйданчыгында «АГА БАЗАР» урта гасырның стильләштерелгән болгар базары булачак. Анда Татарстан Республикасының һәм Россиянең иң яхшы осталарыннан уникаль кул эшләре товарлары булган сәүдә рәтләре, шулай ук тематик мәйданчыклар, халык кәсепләре һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча иҗади дәресләре булган һөнәрчелек остаханәләре тәкъдим ителәчәк.
Осталарны АГА-БАЗАР ярминкәсендә катнашырга чакырабыз.
Ярминкәдә катнашу өчен Оргҗыем алынмый, палаткалы лагерьда яшәү бушлай, ярминкә эшендә катнашу барлык фестиваль көннәрендә дә (16-18 август) эшләүне күздә тота. Катнашучыларда ак яки сары-яшел төстәге палатка булырга тиеш.
"АГА БАЗАР" ярминкәсе "Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама" фестивале кысаларында узачак. 26 июльдән 28 июльгә кадәр фестиваль Зөядә узачак, ә 16 августтан 18 августка кадәр Болгарда дәвам итәчәк.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.