30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәмендә узачак Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы Йортында «Батырлык дәресе» узды. Бу проект төрле милләт үсмерләре һәм яшьләре арасында Россия гражданлык идентификациясен формалаштыруга, Бөек Ватан сугышы һәм Махсус хәрби операция турында тарихи хәтерне саклап калуга, шулай ук үсмерләрне һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
2026 елның 26 маенда Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында «Грузин мәдәнияте кичәсе» исемле тантаналь концерт уза. Чараны оештыручы — Казан шәһәре грузин милли-мәдәни автономиясе «Сиони» Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы Йорты ярдәмендә. Кич кунакларын Грузиянең бай мәдәниятенә багышланган якты һәм бай программа көтә. Грузия — борынгы традицияләре, үзенчәлекле музыкасы һәм бөтен дөньяга билгеле биюләре белән ил.
26 елның 21 маенда 18:00 сәгатьтә Ленин мәдәният йорты кинотеатрында, Копылов ур., 2а йортында «Киез» документаль фильмының премьерасы була.
XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе кино бәйгесенә гаризалар кабул итү кампаниясенең финиш турысында икәнен белдерде. Комиссиянең чираттагы утырышында кинематографистларның фестивальгә кызыксынуы елдан-ел арта баруы билгеләнде. Моны гаризалар саны да, абруйлы халыкара фестивальдә җиңү өчен көрәшергә теләүче илләр географиясе дә раслый. Бүгенге көнгә 731 гариза кергән.
14-15 майда Әгъзам Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театры сәхнәсендә «Чыпчык» комедиясенең премьерасы аншлаг белән узды. Бу спектакль театр сезонының якты ноктасы булды. Баш рольдә – Татарстан Республикасының атказанган артисты Руслан Ибраһимов.
XVI Халыкара «Крутушка» этник фестивале 2026 елның 21-23 августында Казан шәһәре, Татарстан Республикасы, исемдәш Крутушка бистәсендәге «Бәйтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә узачак.
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
14 майда Казанда XVII Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» 2026 икътисад форумы кысаларында «Тере мирас: глобализация заманында мәдәниятләр диалогы – идентификациядән халыкара танылуга кадәр» махсус сессиясе узды. Чара уникаль осталык үзәге (ЦУМ) мәйданчыгында оештырылды. Сессия үткәрү урыны очраклы сайланмаган: ЦУМ халык кәсепләренең 17 юнәлешен, 68 остаханәсен һәм 79 резидентын – республиканың мәдәни кодын саклаучы чын йөрәкле осталарны берләштерә.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан музей эшенең үсешенә зур өлеш керткән һөнәри белгечләрне бүләкләү, музей һөнәрләренең абруен күтәрү һәм җәмәгатьчелек игътибарын музей өлкәсенең үсешенә юнәлтү максатында оештырылган Д.С. Лихачев исемендәге III Милли музей премиясенең финалистлары билгеле булды.