Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан музей эшенең үсешенә зур өлеш керткән һөнәри белгечләрне бүләкләү, музей һөнәрләренең абруен күтәрү һәм җәмәгатьчелек игътибарын музей өлкәсенең үсешенә юнәлтү максатында оештырылган Д.С. Лихачев исемендәге III Милли музей премиясенең финалистлары билгеле булды.
Барлыгы премиягә дәгъва кылу өчен илнең 83 төбәгеннән меңнән артык гариза кергән. Конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең 33 субъектыннан 114 катнашучы финалга чыкты. Финалистлар исемлегенә «Эрмитаж-Казан» Үзәгендә тәкъдим ителгән, Дәүләт Эрмитажы тупланмасындагы «Матур чор. XIX–XX йөз чигендәге Европа сәнгате» күргәзмә проекты да керде. Проект «Музейның PR-кампаниясе» номинациясендә тәкъдим ителгән һәм Татарстан Республикасыннан премиянең бердәнбер финалисты булып тора.
Премия лауреатларын игълан итү һәм бүләкләүнең тантаналы церемониясе 2026 елның 20 маенда Россия Дәүләт академике Кече театры сәхнәсендә «Интермузей. БРИКС+» Халыкара фестивале эшенең беренче көнендә узачак.