ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының иҗат берлекләре тарафыннан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итүгә кандидатуралар буенча фикер алышу оештырыла.


29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Ташкентта «Казан шәһәре җыелышларында Алишер Нәваи кулъязмалары» программасын тәкъдир иттеләр. Чараны Үзбәкстан Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр Агентлыгы һәм А.Нәваи исемендәге Үзбәкстан Республикасының Милли китапханәсе оештырды.

Татарстан галимнәре Алишер Нәваиның фәлсәфи-шигъри мирасына зур игътибар бирәләр, ул төрки әдәби тел үсешенә алыштыргысыз өлеш керткән шәхес. Казан урамнарының берсе бөек шагыйрь исемен йөртә.

"Казан  җыелышларында Алишер Нәваи кулъязмалары" каталог-альбомын әзерләүдә (Мәскәү-Казан, 2021 ел) Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Казан (Идел буе) федераль университетының  Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы вәкилләре катнашты. Автор-төзүче-Көнчыгыш дәүләт музее генераль директоры урынбасары (Мәскәү шәһәре) Илья Зайцев.

Бүген 70 яшендә Казан журналисты Елена Чернобровкина вафат булды.

Иртәгә 30 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының зур залында (Пушкин ур., 18) 10:30 сәгатьтә хушлашу уза.

Чернобровкина озак еллар «Кичке Казан» газетасы корреспонденты булып эшли, баш мөхәррир Андрей Гавриловның «алтын» кадрлар составында йөри. Шулай ук, Елена Николай кызы «БИЗНЕС Online» газетасында 14 елга якын, шеф-мөхәррир урынбасары вазифасын алып бара, сәяси һәм социаль юнәлешне җитәкли. Иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек белән дә шөгыльләнә, 2001 елда чыккан «Татарстанның демократик оппозициясе: 10 еллык юл» исемле китап авторы.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Е.Н.Чернобровкинаның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

25 декабрь  «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты активистлары өчен уку елының көтеп алынган вакыйгасы булды. Республиканың баш Чыршы бәйрәменә «Мәдәни көндәлек.РФ порталын иң актив кулланучы» конкурсында җиңүчеләр җыелды.

Быел Республика Яңа ел чыршысы Баскет-холлда узды.

Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов котлады.

Чыршы бәйрәмендә укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта алдынгы укучылар, шулай ук социаль категория һәм проектның активистлары, барлыгы 8000 бала катнашты!

Казан яшь тамашачылар театры «Нина әби әкиятләре» онлайн-проектын башлап җибәрде. ТР халык артисты Нина Калаганова турыдан-туры эфирда әкиятләр укый. ТР Язучылар берлеге әгъзасы, автор Олеся Феоктистова рус, татар, инглиз телләрендә шигырьләр һәм прозаик әсәрләр иҗат итә. Турыдан-туры эфирны Казан яшь тамашачылар театрының «ВКонтакте» интернет челтәрендә һәм «Культура.РФ» сайтында карарга мөмкин. Эфир бүген 15:00 сәг һәм һәр чәршәмбе көннәрендә булачак.

 


28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «Союзмультфильм»киностудиясе Директорлар Советы рәисе Юлиана Слащева «Союзмультпарк» мультимедиа күңел ачу-камилләштерү үзәгендә булды.

Кунакларга югары технологияле 12 аттракционны тәкъдир иттеләр, анда һәркем мультфильм герое була ала, хәтта үзе мультфильм куя ала. Павильонда тәкъдим ителгән аттракционнарны эшләгәндә VR/AR, RTX technology, virtual mocap, motion capture, 3D анимация һ. б. алдынгы технологияләр кулланылган.

Беренче "Союзмультпарк" Мәскәү шәһәрендә 2021 елның февралендә барлыкка килде. Казандагы «Союзмультпарк» мультимедиа үзәге Мәскәү проектына охшаш, әмма шулай да аның кайбер үзенчәлекләре бар.

Казан "Союзмультпарк" мультимедиа үзәгендә Анимация мәктәбе бар. Биредә төрле яшьтәге укучылар ничек үз персонажларын, компьютер анимациясен булдырырга, шулай ук кул астындагы чаралардан мультфильм ясарга мөмкинлеген өйрәнә.

Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Союзмультфильм»киностудиясе белгечләре катнашында тормышка ашырылды.

Татарстанда «XX гасырның 100 татар җыры» проекты эшләнде, ул музыка аша татар мәдәнияте тарихын чагылдыра. Һәр әсәрнең барлыкка килү тарихы яки контексты турында белешмә бар. Материаллар ике телдә — рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителә.

Бу айда «Болгар радиосы» IX Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы булды. Татар эстрадасы йолдызларына 30 дан артык «Алтын йолдыз» сыны тапшырылды.

 


27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

РФ Дәүләт Думасының мәдәният Комитеты рәисе Елена Ямпольская һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ачык диалог форматында Татарстан халкының сорауларына җавап бирделәр. Алар мәдәният өлкәсе киләчәге турында сөйләделәр.

Иртәгә 28 декабрь 11.00 сәгатьтә Татар-информ МА Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабеев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Бердников катнашында матбугат конференциясе узачак. Очрашуда сүз «Окно в будущее» проекты турында барачак. Проект кысаларында яшь рәссамнарга Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк. Проект төркеменә балалар рәсем мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре, техникумнар, училищелар һәм лицейлардан 80 мөгаллим керде.

Проектның асылы: балалар рәсем мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, сәнгать техникумнары, училище һәм лицейларының югары сыйныф укучылары арасында (барлыгы 25 белем бирү учреждениесе), остазлар җитәкчелегендә (рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать) өлкәсендә конкурс үткәрү. Сайлап алынган иҗади эшләр нигезендә яхшы хезмәтләрдән торган (100 данә) күргәзмә оештырылачак. Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең сәнгать-эксперт Советы тарафыннан конкурста 30 лауреат сайланачак.

2022 елның  гыйнварында остазлар һәм лауреатлар  Казанда конференциядә катнашачак. Өч көн эчендә Казан Ратушасы галереясендә конкурска йомгак ясалачак, катнашучыларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак. Анда яшь рәссамнар яңа креатив технологияләр турында белем алачак.

Конкурс күргәзмәләре Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Чистай шәһәрләрендә узачак. Беренче этапта проект Татарстанда, алга таба Идел буе территориясендә дә уздырылачак.

2022 елда  «Киләчәк көзгесе» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр фильмы фестивале кабат PRO – форматында иң яхшы катнашучыларга грантлар бирү белән йомгакланачак.

Чара Горно-Алтай шәһәрендә узачак, анда 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге, киноҗитештерү белән кызыксынучы һәм үз фильмнарын төшерүче балалар студиясе вәкилләре, шулай ук киноиндустрия педагоглары һәм профессионаллары җыелачак.

Фестиваль 26 марттан 2 апрельгә кадәр, офлайн һәм онлайн режимда узачак. Традиция буенча мәгариф һәм мәдәни программа каралган.

Иң кызыклы конкурс фильмнарын тәкъдим иткән һәм форум барышында үзләрен аеруча актив күрсәткән катнашучылар кино төшерү өчен кирәкле җиһазлар сатып алу яки профильле белем алу өчен грантлар алачак. Әлеге финанс ярдәмнең күләме 50-150 мең сум тәшкил итәчәк, шул ук вакытта гомуми грант фонды 2,5 миллион сум тәшкил итә.

Рәсми сайт: зеркалобудущего.рф

ВК: https://vk.com/zb_fest

Матбугат хезмәте: zbfestival@gmail.com


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International