Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре кысаларында Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының тантаналы кичәсе узды.
Кичәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.