«Киләсе ел РФ Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде.
Һичшиксез, ватанпәрвәрлек нигезләре, рухи-әхлакый кыйммәтләр барыннан да элек гаиләдә тәрбияләнә. Гаиләнең мөһимлеге бәяләп бетергесез. Нәкъ менә гаиләдә төп кешелек кыйммәтләре: җиргә, туган йортка мәхәббәт, тугрылык һәм үзара хөрмәт, хезмәт сөючәнлек һәм үз гамәлләре өчен җаваплылык туплана. Гаилә - шәхес формалашмаган чишмәләр, тамырлар ул. Әгәр дә гаиләдә гаилә ядкарьләрен сакламасалар, узган буыннарның гореф-гадәтләре турында сөйләмәсәләр, кызганычка каршы, мондый кызыксыну уятырга тырышып, җәмгыять күпме генә тырышлык куймаса да, бөтен тырышлык файдасыз булачак.
Шуңа бәйле рәвештә буыннар арасындагы эшкә игътибарны юнәлтәсем килә. 1 февральдән без төрле типтагы учреждениеләр уздырган чараларга, мәсәлән, театр плюс музей, уртак мастер-класска бару мөмкинлеге булган чараларга таралачак гаилә абонементын җибәрәбез. Шуңа бәйле рәвештә сезнең эшчәнлегегезне гаилә ялы өчен тәкъдимне дөрес формалаштыру контекстында тагын бер кат анализларга кирәк, - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде – озак авырудан соң 2023 елның 24 декабрендә 72 яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын татар эстрадасын үстерүгә багышлаган күренекле җырчы, Татарстанның халык артистыБиктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы арабыздан мәңгелеккә китте.
21 декабрьдә «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсы катнашучылары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән очрашты.
19 декабрь көнне «Пирамида» концертлар залында «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә меңгә якын тамашачы кунак булды.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Белем җәүһәрләре – 2023» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә җиңеп чыкты. IT-парк бинасында узган бүләкләү тантанасында театрыбыз «Мәдәният, туризм, милләт һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә беренче урынга лаек булды.
Тантананың программасына IT-парк буенча экскурсия, бүләкләү тантанасы, шул исәптән IT-белгечләрнең файдалы чыгышлары һәм мастер-класслар керде. Финалистларга диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
Чараларда экспертлар, тамашачылар пьеса турында фикер алышачак.
21 декабрьдә 13.00дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары проекты кысаларында күмәк уку (читка) узачак.
20 декабрьдә Татар китабы йортында фольклорчы һәм композитор Котдус Хөснуллинга багышланган кыска метражлы фильм күрсәтеләчәк.
11 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Мондый мөмкинлеккә белем бирү учреждениесе, театрыбызда уздырылган гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсында җиңү яулап, ия булды. Шул сәбәпле, безнең театр гимназияне шефлыкка алды.
Бүген ТР Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылындагы җирле мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов исемен бирү тантанасы узды. 55 елдан артык Г.Камал исемендәге театрда хезмәт куйган танылган актер тумышы белән нәкъ менә Балык Бистәсе районыннан булган.
Татар әдәбияты һәм мәдәнияте , киң җәмәгатьчелеге быел күренекле шәхес – шагыйрә, драматург,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Хисам кызы Зәйнашеваның тууына 95 яшь тулуны билгеләп үтә.