21 декабрьдә «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсы катнашучылары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән очрашты.
Чарада пьеса язар өчен темалар билгеләнде, Туфан Имаметдинов яшь иҗатчыларга киңәшләрен бирде.
Конкурсны Тинчурин театры «Идел» журналы белән берлектә оештырды. Исегезгә төшерәбез, конкурска гаризалар 15 декабрьгә кадәр кабул ителде. Әзер пьесаларны яшь иҗатчылар 2024 елның 15 мартына кадәр җибәрергә тиеш.
Бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (35 яшь тулганнарны да кертеп) булган авторлар катнаша. Конкурска татар телендә язылган оригиналь пьесалар кабул ителә. Һәр автор, күп дигәндә, 3 пьеса җибәрә ала.
Җиңүче театр укулары нәтиҗәсендә билгеле булачак. Җиңүче автор пьесасы буенча спектакль Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак. Җиңгән пьесаның өзекләре «Идел» журналында басылачак.