19 декабрь көнне «Пирамида» концертлар залында «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә меңгә якын тамашачы кунак булды.
Яшь татар иҗатчыларын үзара таныштыру, берләштерү, яңа әсәрләр иҗат итү максатыннан барлыкка килгән «Калеб» җыены бу кичәдә үзенең 10 еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады, үткәннәргә сәяхәт кылды, киләчәкне барлады. Туган көн чарасына иҗат кешеләре, театр артистлары, язучылар, җырчылар һәм гомумән «Калеб» иҗатын сөючеләр, җан атучылар килгән иде.
«“Калеб” – безнең горурлыгыбыз, гомеребезнең аерым бер матур нәтиҗәсе, илһамыбыз. Шул ук вакытта “Калеб” ул – күңел ярасы да. Чөнки бу еллар эчендә аның белән генә шөгыльләнеп, шушы юнәлешкә зур игътибар биргән булсак, бүгенге 10 еллыкны без бөтенләй башка дәрәҗәдә каршы алган булыр идек. Ләкин шуңа карамастан безнең әйтер сүзләребез, иҗат җимешләребез байтак җыелган, бүгенге программага аларның барысын да сөйдыру мөмкин түгел», – дип сәхнәдән сәламләде «Калеб» яңа буын җыенының чишмә башында торучы, Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Ун ел дәверендә калебчеләр иҗат кичәләре, театраль перформанслар, спектакльләр, лекцияләр, осталык дәресләре, лабораторияләр, фестивальләр үткәргән. Гомумән алганда, барлыгы 70тән артык проект тормышка ашкан! Шул исәптән 10 ел эчендә 80нән артык җыр язылган. «Калеб» киң аудиториягә таныш булмаган яңа исемнәрне ача, аларга иҗат итү өчен җирлек тудыра, үзләрен таныту, иҗатларын тәкъдим итү мәйданы булып тора.
Туган көн бәйрәменә багышланган чара «Дорога из города» коллективының чыгышыннан башланып китте. Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры Ришат Әхмәдуллин алып барды. Кичәнең сценарий авторы – шагыйрә Резедә Гобәева, режиссеры – Татарстанның халык артисты Радик Бариев.
Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов тамашачыларгы «Калеб»тә туган беренче җырын тәкъдим иткәч, үз хатирәләре белән уртаклашты: «“Калеб”нең иң беренче кичәсе минем иҗатыма багышланган иде, мин моның белән чиксез горурланам. Гүзәл (авт.Сәгыйтова) белән танышкач, яшьләр бер-берсен белсеннәр, бер-берсе белән аралашсыннар, иҗат итсеннәр дигән уртак хыялыбыз бар иде. Иҗатта кайнаган кеше өчен иң кирәк нәрсә ул – илһам һәм игътибар. Бу икесе очрашкан вакытта могҗиза барлыкка килә. «Калеб» ул нәкъ тә шундый үзәк, мәхәббәт иле булып тора. Анда илһам белән игътибар очраша. Музыка, театр, шигърият, әдәбият ничек гел бер-берсен тулыландырып торсалар, «Калеб» тә яшьләргә, шәхсән миңа үземә илһам биреп тора».
Композитор Миләүшә Хәйруллина да сәхнәдән иҗатына күп мөмкинлек ачканы өчен «Калеб»кә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм инструменталь номер башкарды. Җырчылар – Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Айгөл Хәйри, Алсу Фәйзуллина, Артур Исламов, Эльза Зәяри (Исламова), Салават Табаев «Калеб»тә туган матур җырларын башкарды.
Шагыйрьләрнең чыгышлары аерым бер игътибарга лаек иде. Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Гөлүсә Батталова, Резедә Гобәева, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева, Гөлүсә Шиһапова, Ләйсән Фәйзуллина үз шигырьләрен композиция рәвешендә тәкъдим иттеләр.
Кичә дәвамында яңгыраган җанлы музыка - дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры, Валерий Коротков җитәкчелегендәге «Джайв» (JIVE ) төркеме – кичәне профессиональ яктан тагы да күтәрде.
Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актерлары Ландыш Әбүдарованың «Мандариннар» китабы буенча «Октябрь» хикәясенә перформанс тәкъдим иттеләр.
Хореограф, биюче, «Алтын битлек» халыкара милли театр премиясе иясе Нурбәк Батулла һәм шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның уртак перформансы көчле тәэсир калдырган чыгышларның берсе булды.
«Калеб» яңа буын җыенының туган көн бәйрәменә багышланган чара Казан Мэриясе ярдәме белән үткәрелде. Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин калебләрне видеодан котлап: «Безнең тормышны сәнгать бизи. Без иҗат кешеләренә карап энергия алабыз. Шагыйрь, композитор, җырчылар – һәркайсы үзе бер дөнья. Казан иҗади яшьләргә бай. Калеб аларны берләштереп зур эш башкара. Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйм! Без сезнең белән горурланабыз! Иҗат итүдән туктамагыз!», - диде.
Концерт шулай ук Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Татарстанның халык язучысы, язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Резеда Әхиярованың видеотәбрикләүләре белән үрелеп барды.
«Сезне бу бәйрәм белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез. 10 ел вакыт ул күп тә түгел, аз да түгел. Бер яктан бу яшьләр бәйрәме. Иҗатта беренчеләрдән яшьләр булырга тиеш. Күпме генә сөйләсәк тә, аксакалларыбызга карап торсак та, безнең киләчәгебез яшьләр кулында. “Калеб”нең юл башы безнең театр белән бәйле. 10 ел элек Гүзәл Сәгыйтова килеп, бу проектны тәкъдим иткән иде, һәм бүген дә Г.Камал театрының ишекләре “Калеб”кә һәрвакыт ачык», – дип котлады экраннан Фәрит Бикчәнтәев.
Ике сәгатькә якын барган кичәдән соң хис-кичерешләре белән уртаклашучылар да күп булды.
«“Калеб” проектына кадәр минем хәзерге чынбарлыгым хыял булып кына күренә иде. Композитор Эльмир Низамов белән иҗат итү турында хыяллану түгел, аны кайчан да булса үз күзләрем белән күрсәм иде дип хыялландым. Мин Артур Исламов иҗатына гашыйк идем. Әгәр миңа ул чагында кемдер безнең бергә иҗат итәчәгебез һәм яхшы дуслар булачагыбыз турында әйткән булса, мин ышанмас та идем. «Голос» телепроекты вакытында без бөтен республика белән кызларыбыз өчен җан аттык. Берничә елдан соң Эльмира Кәлимуллина минем җырларны җырлый башлар дип кем уйлаган? Минем кайчандыр хыялланырга да курыккан барлык уңышларым «Калеб» белән бәйле. Әлеге проект ярдәмендә минем иҗатыма һәм үз-үземә ышанычым артты. Еллар уза, яңа хыяллар һәм планнар барлыкка килә. Мин ышанам, алар тиздән чынга ашачак, чөнки безнең "Калеб"ебез бар», – дип сөйләде шагыйрә Гөлүсә Батталова.
Бәйрәм чарасын кунак буларак тамаша кылган җырчы Әлфия Афзалованың кызы, Әлфия Авзалова фонды президенты Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова да үз фикерен җиткерде: «Сер түгел, хәзерге заман җырлары бер-берсенә бик охшаган, әмма бүгенге кичә мине тетрәндерде: искиткеч шигырьләр, кабатланмас музыка һәм җырларны күңелләрне яулап алырлык итеп башкару. Без “Калеб”ле булуыбыз белән бәхетле, алга таба да эшчәнлеген дәвам итсен “Калеб”!», – диде ул.
Тамашачылар да тәэсирләре белән бүлеште: «”Калеб”нең 10 еллыгына багышлап уздырылган бәйрәмнән чын күңелдән тәм табып, сөенеп кайттык. Эчтәлекле, зәвыклы концерт өчен ихлас рәхмәт. Тамаша рухи ләззәт кенә биреп калмады, уйланырга да мәҗбүр итте. Бүгенге балалар милләтебездә шундый талантлы яшь шәхесләребез барлыгын беләме? Алар һәммәсе дә яшь буында горурлык хисе уятырлык бит! «Калеб» - үз сүзен авыз тутырып әйтә алган кыю проект. Киләчәктә таулар күчерерлек тагы да зур, көчле булып үсәчәгенә һичнинди шик юк. Афәрин!», – диде бәйрәмгә кунак буларак килгән «Татармультфильм» берләшмәсенең башкарма директоры Алсу Низамиева.
Бәйрәм кичәсе Илгиз Мөхетдинов башкаруында «Калеб»тә иҗат ителгән «Яшә, Сула, Ярат!» җыры белән тәмамланды. Тамашачылар сәхнәгә чыккан барлык катнашучыларны көчле алкышларга күмде.