20 майда 11:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда "Коръән сүзе гүзәллеге" күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә проекты Алабуга музей-тыюлыгы һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы ислам каллиграфиясе коллекцияләре белән таныштыра.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумы кысаларында, 2024 елның 16 маенда Казан федераль университетының шәһәр астрономия обсерваториясе бинасында «КФУның Астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә багышланган истәлек табличкасын ачу тантанасы булды. Шулай ук истәлекле табличка В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе бинасында урнаштырылган, ул шулай ук ЮНЕСКО объектлары исемлегенә дә кертелгән (Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы).
15 майда “Мир” кинотеатрында Татарстан кинематографының гасырлык кысаларында республика архив киносы фестивален ачу тантанасы булды.
Татарстан Республикасында «Яшь рәссамнар әсәрләрендә гаилә образы» Бөтенроссия күргәзмә-конкурсының I турына (региональ этапка) йомгак ясалды.
Проект форматы буенча төрле өчесе «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумы эше кысаларында музей тәкъдим итте: «RussiaHalExpo 2024» күргәзмәсендә интерактив зона һәм IT-паркта Бәшир Рамеевның һәм музейның үзендә күргәзмәләр.
Чара, Гаилә елы уңаеннан, студия шәкертләренең әти-әниләре катнашында уза.
18 май 12.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында эшли торган, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» дигән театраль тамаша тәкъдим итә. Режиссеры – Зөфәр Харисов.
18 - 19 май көннәрендә Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы узачак. Быел бәйрәм «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумының мәдәни программасы кысаларында узачак.
15 майда 13:00 сәгатьтә «Зөя утрау-шәһәрлеге» Музей-тыюлыгында «Текст һәм образ. Ислам шамаиленең мәдәни мирас һәйкәлләрендә һәм заманча рәссамнарның иҗат җимешләрендә бетмәс-төкәнмәс дөньясы».
13 майда «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы белән Замк идарәсе советы арасында хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелды (Кейптаун, Көньяк Африка Республикасы).
Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде.
2024 елның 13 маенда 79 нчы яшендә Татарстанның танылган сәнгать белгече, әдәбиятчы, музейчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Шагеева Розалина Гомәр кызы вафат булды.