17 августта Алабугада «ТУГАН БАТЫР» традицион уктан ату буенча III Бөтенроссия турниры узачак.
«Пастернак укулары» Халыкара әдәби-театр фестивале Менделеевскида 20-22 сентябрьдә узачак. 2024 елда оештыручылар программа тематикасын киңәйтү турында карар кабул итте. Аны Борис Пастернакка гына түгел, ә аның замандашларына да - XX гасыр уртасында Россия мәдәнияте үсешенә йогынты ясаган фигураларга да багышлыйлар: Анна Ахматова, Анастасия һәм Марина Цветаевалар, Владимир Маяковский, Александр Вертинский һәм башкалар.
13 августта Җир асты галереясе территориясендә «Бауман җир асты галереясе: ул нинди булырга мөмкин?» дигән ачык дискуссия узачак. Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр хакимияте органнары вәкилләре пространствоның киләчәге һәм аның Вахитов районы һәм тулаем шәһәр өчен функциональ җиһазланышының мөмкин булган өстенлекләре турында фикер алышачак.
Татарстанның яшь аниматорларын һәм кинематографистларын берләштерүче «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе старт алды.
«Туган ил турында җырлар» Бөтенроссия флешмобына йомгаклау ясалды.
«Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-мәгариф проекты активистлары Россия көненә багышланган «Туган ил турында җырлар» Бөтенроссия флешмобында җиңделәр. Җиңүчеләр арасында «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» проекты активистларының берсе Тимур Рысаев билгеләнде, ул Бөтенроссия флешмобында Татарстан Республикасы мәдәни командасын тәкъдим итә.
2024 елның 6 - 11 сентябрендә Татарстан башкаласында «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивале узачак.
5 августтан Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Бөтенесе гаилә башлана» темасына «BASHNYA» VII Халыкара яшь рәссамнарның иҗат лабораториясе үз эшен башлады.
Татарстан Республикасы территориясендә «Мәдәният» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасы актив гамәлгә ашырыла.
10-11 августта мультимедиа паркы беренче диңгез Җиңүенең 310 еллыгына багышланган чара үткәрәчәк. 1714 елда Петр I рус флоты Гангут борыны астында шведларны җиңә. Бу датадан Россиядә диңгез флотының зур сугышлары тарихы башлана. Ял көннәрендә килүчеләрне мавыктыргыч интерактив, иҗади мастер-класслар һәм төрле яшьтәге кунаклар өчен тематик экскурсия көтә.
«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы дәвам итә.