26-29 сентябрьдә Казанда Мексика мәдәнияте көннәре узачак.
26 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Татарстан Республикасында Мексика мәдәнияте көннәрен үткәрүгә багышланган «Мексиканың мәдәни мирасы» фотокүргәзмәсе ачылачак.
Күргәзмәдә илнең иң матур һәм кызыклы урыннары һәм мәдәни-традицион тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк, алар арасында безнең эраның I - VII гасырлары Изге шәһәре, борынгы Чичен-Ица шәһәре (XVI гасыр),Оахаки шәһәренең тарихи үзәге, Эль-Пинакат биосфера тыюлыгы һәм башкалар бар.
Мексика - уникаль мәдәниятле этник яктан бай ил. Мексикада ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының 34 мәдәни һәм табигый объекты бар.
Күргәзмә 17 октябрьгә кадәр эшли. Керү билет һәм Пушкин картасы буенча мөмкин.