Узган ял көннәрендә Яр Чаллы дәүләт курчак театры 38 нче театр сезонын ачты.
Традиция буенча, бу гүзәл һәм озак көтелгән көн якты, тылсымлы әкият - Тольятти курчак театрының баш режиссеры Янина Дрейлих һәм рәссам Денис Токарев куелышындагы танылган француз язучысы Шарль Перроның «Золушка турындагы тарих» әкияте мотивлары буенча куелган спектакль белән ачылды.
"Золушка турындагы тарих" спектаклен яңа заманча укылышта тамашачыларга чын мәхәббәт көче турында, катлаулы сайлау һәм иллюзияләр турында, чын могҗизалар тудырырга сәләтле яхшылык һәм эчкерсезлек, ярдәмчеллек турында сөйләде.