В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры Түбән Новгородта рус чит ил театрлары фестивален ачты

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

20 сентябрьдә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры Түбән Новгородта рус чит ил театрлары фестивален уңышлы ачып җибәрде.

Инде 25 ел барган «Пиковая дама» легендар спектакле фестивальдә аның оештыручысы - «Балтыйк йорты» театр-фестивале буларак катнашырга чакырылды һәм, М.Горький исемендәге Түбән Новгород дәүләт академия театрында тулы зал җыеп, зур кызыксыну уятты. Спектакльгә кадәр үк Александр Славутский ТАСС федераль мәгълүмат агентлыгының фестивальне ачуга багышланган матбугат конференциясендә катнашты.

Финалда зал качаловчыларны көчле алкышлар һәм "браво!" кычкырулары белән каршы алды, ә М.Горький исемендәге Түбән Новгород дәүләт академия театры директоры Борис Кайнов фестивальдә катнашучы дипломын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International