15 августта Буа шәһәрендә “Буа Талиясе” I Театр лабораториясе үз эшен башлап җибәрде. Чараны Буа татар дәүләт драма театры үткәрә. Аның җитәкчеләре - театр белгечләре Нияз Игъламов һәм Александр Вислов.
Лаборатория кысаларында өч спектакль күрсәтеләчәк. Г.Камалның “Беренче театры”н Елена Кудряшова куя. В.Шергинның “Концлагеристлар”ын Тимур Кулов әзерли, Глазов шәһәренең “Парафраз” театры режиссеры Дамир Сәлимҗанов үзенең “Дуры мы, дуры” әсәрен күрсәтә.
Лаборатория эшләре 22 августта Буа драма театры сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.
Белешмә өчен. Талия – грек мифологиясендә комедия һәм җиңел поэзия музасы.