Татарстан Милли китапханәсендә Россия флагына багышланган күргәзмә ачыла

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

18 августта Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында “Минем Ватанның флагы” күргәзмәсе ачыла. Экспозицияне вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән һәм ул 22 августта билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышлана.

Күргәзмәдә татар һәм рус телле газета һәм журналларда басылган илебезнең төп символына багышланган материаллар урын алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International