Казан кинофестивале журналистларны “Язмыш” фильмын карарга чакыра

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

15 август көнне 17.00дә “Мир” кинотеатрында журналистларга режиссер Чжан Вейның “Язмыш” фильмы тәкъдим ителә. Ул аутизм белән авыручы малайның Кытай җәмгыятенә каршы көрәше турында.

Фильм Лос-Анджелеста һәм Монреальда узган Бөтендөнья кинофестивальләрендә уңышлы тәкъдим ителгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International