Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак

2017 елның 11 августы, җомга

16-19 августта Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узачак. Чара 16 августта җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе белән башлана. Анда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, «Алтын битлек» фестиваленең махсус бүләк иясе Илһам Вәлиев һәм татар эстрадасының башка җырчылары катнашуы көтелә.

17 августта Мәскәү халыкара Музыка йортында Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты узачак.

Тантаналы кичәгә Россия Президенты администрациясе, Россия Федерациясе һәм Мәскәү Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар, чит илләрнең дипломатик корпусы вәкилләре, республиканың эшлекле партнерлары, Мәскәүдә оештырылган «Татарстан якташлык җәмгыяте» әгъзалары чакырылган.

18 августта Мәскәү татар мәдәни үзәгендә «Нәҗибә» дип исемләнгән документаль фильм күрсәтеләчәк. Ул Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсановага багышланган. Чарада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары катнаша.
19 августта Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә тамашачыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ярдәмендә, шулай ук Мәскәү меценатлары акчасына төшерелгән, татар халкының мәшһүр шәхесләренә багышланган алты фильм тәкъдим ителәчәк.

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен ТР Хөкүмәте, Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге, ТР Мәдәният министрлыгы оештыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International