«Смена» заманча мәдәният үзәгендә Швеция фоторәссамы Андерс Петерсенның “Кафе Лемитиц” дигән күргәзмәсе ачылды

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Кичә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә Швеция фоторәссамы Андерс Петерсенның “Кафе Лемитиц” дигән күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең дәрәҗәле кунагы - Швециянең Россиядәге илчесе Петер Эриксонны Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сәламләде.

Экспозицияне ачуда Швециянең Мәскәүдәге Илчелегенең мәдәният буенча атташесы Стефан Ингварссон һәм Новосибирскидагы халыкара заманча фотосурәтләр фестивале директоры Андрей Мартынов катнашты. Рәсми ачылыш тантанасыннан соң алар күргәзмә белән танышты.

“Кафе Лемитиц” – узган гасырның алмышынчы еллар ахырындагы Гамбург бары тормышы турындагы эшләр сериясе, алар Швеция документаль фотосурәтләре классикасына әверелгән.

Эшләрнең авторы – Андерс Петерсен 1944 елда Стокгольмда туган. Фотография сәнгатенә Кристер Стремхольм мәктәбендә (1966–1968) һәм Драма институтында  (1973–1974) укыган.Ул Швециянең иң яхшы фотографларының берсе санала. Халыкара танылу аңа 1978 елда, “Кафе “Лемитц” фотокитабы нәшер ителгәч килә. Хәзер аның исәбендә 25тән арытк китап бар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International