Кайгынамә

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы архитектура докторы, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш институты профессоры, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты баш фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Халитов Нияз Хаҗи улы вакытсыз үлү сәбәпле, аның туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша.

Халитов Нияз Хаҗи улы 1950 елда туган. Ул – ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән белгеч. Ул Татарстанда 1991 елда басылып чыккан “Казан мәчетләре архитектурасы” китабы авторы буларак танылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International