Казан кинофестивале журналистларны 2017 ел программасына кергән фильмнарны карарга чакыра

2017 елның 8 августы, сишәмбе

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале матбугат хезмәте журналистларны 2017 ел конкурс программасына кергән һәм кермәгән фильмнарны карарга чакыра.

Фильмнар 8 августтан башлап һәр сишәмбе көнне 17.00дә “Мир” кинотеатрында күрсәтелә.

Беренче итеп журналистларга конкурс программасына кергән «Глиняное королевство» (Бангладеш) тулы метражлы фильмы тәкъдим ителәчәк. Кино беткәч XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең программа директоры Альбина Нафигова һәм кинго белгече, сайлап алу комиссиясе әгъзасы Адилә Хәйбуллина катнашында фикер алышулар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International