Республиканың мәдәни җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде – озакка сузылган каты авырудан соң 85нче яшендә танылган декоратив-гамәли сәнгать рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Кильдибекова Мария Семеновна вафат булды.
Мария Кильдибекова белән хушлашу 5 август көнне Арча зираты янындагы храм янында була. Рәссам “Салмачы” рус зиратына җирләнәчәк.
М.С.Кильдибекова 1932 елның 22 июлендә Одесса шәһәрендә туган. Һөнәри иҗат эшчәнлеген 1956 елда Иван Труш исемендәге Львов гамәли сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң башлаган.
1960 елдан Казанда яшәгән һәм эшләгән. Казан шәһәрендә иҗади гобелен остаханәсен булдырган, 1974 елдан Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Сәнгать фондының декоратив-гамәли сәнгать секциясе җитәкчесе итеп билгеләнгән.
1978 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, соңрак “Россия Рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы бүлеге әгъзасы.
1999 елда Татарстан Республикасы рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булган.
2011 елда Кильдибеков Рөстәм Әхмәт улы һәм Кильдибекова Мария Семеновна уртак хезмәтләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алган.