Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Неустроевның 90 еллыгыны багышланган күргәзмә ачыла.
Сергей Васильевич Неустроев (25.06.1927 – 21.12.2010) Киров өлкәсенең Подгорное авылында туган. 1958 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы булган, Казанда яшәгән һәм эшләгән.
С. В. Неустроев – рус реалистика мәктәбе вәкиле. “Хәзинә”дә узачак күргәзмәдә пейзажлар, портретлар, кешеләргә багышланган жанр картиналары, натюрмортлар тәкъдим ителә.
Рәссамның әсәрләре Татарстан галереяләре һәм шәхси коллекцияләрдә, 20 әсәре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана. Күргәзмә 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.