Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды ачыла. Ул 6 августка кадәр дәвам итәчәк.
Бүген делегатлар “Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы”; “Гаилә, демография, милли тәрбия”; “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшләячәк, фикер алышачак. Шулай ук, “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә оештырылачак. Кичен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Казан” бию ансамбле “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен күрсәтәчәк.
Иртәгә исә, съездның пленар утырышы үтәчәк. Пленар утырыш алдыннан, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры фойесында “Татарстан Республикасының визит карточкасы” фотоэкспонатлар күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
4 нче августта “Корстон” комплексында Татарстанның социаль-икътисади һәм сәнәгать объектлары презентацияләнә. 5 нче августта делегатлар Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарына барып, социаль-мәдәни тормыш һәм милли традицияләр сакланышы белән танышачак. Бу көнне, шулай ук, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына сәфәр оештырыла.