“Татар-информ”да XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале турында сөйләшәләр

2017 елның 1 августы, сишәмбе
3 август көнне 11.00дә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе була. Форум 5-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә һәм “Россия – ислам дөньясы” Стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта узачак.   Матбугат конференциясендә фестивальнең яңалыклары, оештыру үзенчәлекләре турында Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, “Татаркино” директоры, XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова, фестивальнең программа директоры Альбина Нәфигова, кино белгече, фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы Адилә Хәйбуллина сөйләячәк.   Чарада катнашырга теләүчеләр pr@tatar-inform.ru яки shigabetdinov.pr@gmail.com. электрон почталары аша аккредитация уза ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International