Красноярски крае татарлары да Сабан туен үткәрүдә ярдәм иткән өчен Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерә

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исеменә Красноярски крае татарларыннан Сабан туен үткәрүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт хаты килде. Крайның “ЯР” Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Вәгыйзь Фәйзуллин язганча, быел анда татарларның милли бәйрәме 6 шәһәр һәм 17 авылда узган.

“Бу край, шәһәр, район һәм авыл хакимият органнары, татар иҗтимагый оешмалары, Россия коммерция оешмалары һәм меценатлар, шулай ук Татарстан Республикасы ярдәмендә мөмкин булды. Сабан туе төбәктә яшәүче күпчелек милләт вәкилләре арасында традицион һәм бик популяр бәйрәмгә әверелде”, - диелгән хатта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International