Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исеменә Төмән өлкәсенең Тобольск шәһәре себер-татар мәдәнияте үзәгеннән рәхмәт хаты килде.
“Сезгә һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына Төмән өлкәсенең Тобольск шәһәрендә татар мәдәниятен торгызу һәм үстерү эшенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез. Ел саен Сабан туе бәйрәменә Татарстаннан делегация килә. Быелгы бәйрәм дә искәрмә булмады. Алга таба да татар мәдәнияте һәм иҗатын үстерүдә хезмәттәшлеккә өметләнәбез”, - диелгән рәхмәт хатында.