Бүген Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булды. Җырчы белән хушлашу 29 июль көнне 10.00дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булачак.
Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.
Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", Кышкы чия".