Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменә дөньяның төрле почмакларыннан рәхмәт хатлары килү дәвам итә

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

ТР Мәдәният министрлыгына Татарстан Республикасының Төркия  Республикасындагы Вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин исеменнән хат алынды. Ул анда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга Иске шәһәр провинциясенең Османие шәһәрендә һәм Истанбул шәһәрендә Сабан туе үткәрүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерә.

Автор сүзләренчә, Татарстан артистлары катнашындагы концерт программасы бәйрәм чарасын тагын да җанландырган. “Төркия Республикасында Сабан туен үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Ә Татарстан коллективларының чарада катнашуы – Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләренең аерылгысыз өлеше һәм аларның тотрыклы үсеш мисалы”, - диелгән хатта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International