Иртәгә Казанда Ольга Скепнер белән “Кремльдә JAZZ» фестивале ачыла

2017 елның 26 июле, чәршәмбе
Иртәгә Казанда “Кремльдә JAZZ» XI Халыкара фестивале ачыла. 10 ел дәвамында Сандецкий утарында узган фестиваль быел Казан Кремленең Туп сараенда оештырыла. Ачылыш тантанасында «Ba Cissoko» франко-гвинея төркеме чыгыш ясаячак. Аның составына биш музыкант керә. Төркем 1999 елда оешкан. Коллектив исәбендә – биш альбом һәм Мартига, Лондон, Яңа Орлеан, Луизана, Париж, Познань, Финляндиядә узган дәрәҗәле фестивальләрдә чыгыш ясау. «Ba Cissoko» Казанга беренче тапкыр килә. Концерт 19.00дә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International