Иваново өлкәсе татарлары Милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Ляпин өлкәдә Сабан туен үткәрүдәге ярдәм өчен Татарстан Мәдәният министрлыгы адресына рәхмәт хаты юллаган.
Ул 8 июль көнне өлкә Сабан туен уңышлы үткәрүләре турында хәбәр итә. Татарстанның Тәтеш райоын һәм Иваново өлкәсе артистлары тырышлыгы белән бәйрәм концерты оештырылган, спорт һәм күңел ачу мәйданчыклары эшләгән.