27 июль көнне 16 сәгатьтә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Михаил Нефедов күргәзмәсе ачыла. Ул рәссамның 80 яшьлек юбилеена багышлап оештырылган.
Россия Рәссамнар берлеге, Россия Рәссамнары иҗади берлеге әгъзасы Михаил Нефедев соңгы 20 елда Раифада яши һәм иҗат итә.
“Хәзинә”дә ачылачак күргәзмәдә пейзажлар, портретлар, тарихи, дини темаларга багышланган картиналар, фәлсәфи эшләр тәкъдим ителәчәк.
Рәссамның иҗаты белән 27 августка кадәр танышып булачак.