Бүген Казанның Лядский бакчасында Бөек рус шагыйре һәм танылган дәүләт эшлеклесенең тууына 274 ел тулуга багышланган Бөтенроссия шигърият фестивале ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, “Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, республиканың әдәби һәм иҗат берләшмәләре вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.
Митингка җыелучыларны Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сәламләде.
“Кадерле дуслар, кадерле кунаклар, кадерле Державин шигъриятен сөючеләр! Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы исеменнән сезне бүгенге искиткеч бәйрәм белән котлыйм. Ел саен 14 июль көнне без шагыйрьгә, аның иҗатына рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен Лядский бакчасына киләбез. Ул Россия тарихында, Татарстан тарихында уникаль шәхес. Без Гавриил Державинның якташыбыз булуы белән горурланабыз”, - дип белдерде Эльвира Камалова һәм митингны Державинның “Җәй” шигыре белән ачып җибәрде.
Митингта ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, алдагы елларда Державин премиясе лауреатлары: ТР Язучылар берлегенең рус телле әдәбият һәм тәрҗемә секциясе җитәкчесе Әхәт Мушинский, Ренат Харис, Алена Кәримова, Лилия Газизова һәм башкалар чыгыш ясады. Татарстанның танылган шагыйрь һәм язучылары Наил Ишмөхәммәтов, Вера Хәмидуллина, Борис Вайнерда үз шигырьләрен укыды. О. Кузьмичева-Дробышевская Державин шигыренә язылган “Нина” романсын башкарды.
Шигъри фестивальгә башка шәһәрләрдән дә кунаклар: шагыйрә, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, халыкара конкурслар лауреатлары Ирина Дружаева (Городец, Түбән Новгород өлкәсе, Грородец шәһәре),шагыйрә, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, халыкара конкурслар лауреаты Людмила Сухастовец (Мәскәү) килгән иде.
Шигърият бәйрәме Лаеш районында дәвам итәчәк. Кунаклар Державин урыннары буйлап экскурсиягә барачак, шагыйрь исемен йөрткән музейда булачак. Ә 16.00дә Лаеш шәһәренең Г.Р.Державин исемендәге үзәк мәйданында шигърият бәйрәме башлана. Биредә Державин исемендәге республика премияләре тапшырылачак.