Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Чистайда бию аллеясен утыртуда катнашты

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Чистай шәһәрендә “Бию аллеясе” салынды. “Чистай” Мәдәни үзәге янындагы аллеядә беренче миләш агачларын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, “Бию мәйданчыгы” проекты җитәкчесе Сергей Пичуричкин, Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Тауыржан Рахат, Мәскәү губерна сәнгать көллиятенең өлкән укытучысы Дмитрий Татарниковлар утыртты.

Яңа аллея бу көннәрдә шәһәрдә уза торган “Бию авылы” хореография проектына багышлап салынды.

Аннары мәдәни үзәктә “INTERNENACIONAL ARTS FESTIVAL" фестивале башланды, ул Чистайга кадәр зур уңыш белән Казакъстан һәм Төркиядә узган иде.

Искәртеп узабыз: фестивальдә Россиянең 13 төбәгеннән һәм Казакъстан Республикасының Астана шәһәреннән килгән иҗат коллективлары катнаша. Анда Татарстан данын «Гравитация» (Түбән Кама), «Ритмы детства» һәм «PANDA» (Чистай) ансамбльләре яклый.

Алар – «Вверх», «InternationalArtFestival», «Dance solo», «Dance space» конкурс-фестивальләрендә катнаша. Моннан тыш, фестиваль программасында Россиянең иң яхшы хореографларыннан 20дән артык остаз дәресе дә бар. Аларның берсен Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова үткәрә. Шулай ук коллектив җитәкчеләре өчен семинарлар да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International