Татарстанның Табигый тарих музее 15 июльдән теләгән барча кешене гадәти әйберләр дөньясына гадәти булмаган сәяхәткә чакыра. Сәяхәт микроскоп ярдәмендә тормышка ашырыла. Биредә яфраклар төзелешен, нарат серкәсенең ни рәвешле еракка очып китүен белеп булачак.
Дәресләр алдан язылу буенча 12.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә үтә, алар 45 минут дәвам итә. Язылу өчен телефоннар: (843) 567-80-37, 567-80-35