Алабугада Халыкара арт-симпозиум ачылды

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Бүген Алабугада  заманча сәнгать буенча “Гореф-гадәтләр” ХII Халыкара арт-симпозиум ачылды. Проектта катнашучылар Алабуга дәүләт музей тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденко белән очрашты. Ул музей-тыюлыкның эшчәнлеге турында сөйләде, рәссамнар белән таныштырды һәм аларга нәтиҗәле һәм уңышлы эш теләде.

Быелгы арт-симпозиумга алты ил: Россия, Венгрия, Төркия, Украина, Казакъстан һәм Төркмәнстаннан профессиональ сәнгать һәм иҗади берлек әгъзалары килгән. Россия данын Татарстан, Башкорстан, Удмуртия, Мари Эл, Кырым, Алтай, Төньяк Осетия-Алания, Кабардин-Балкария, Калмыкия, Хакасия һәм Бурятия республикалары яклый. Халыкара проектлар хәрәкәте тарихына Мәскәү, Киров, Ставрополь, Ростов-Дон, Ноябрьск һәм Комсомольск-Амур рәссамнары да үз өлешен кертә.

Симпозиум кысаларында проектта катнашучылар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы музейларында, “Түбән Какма” милли паркы территориясендәге Шишкин урыннарында булды, ә алдагы көннәрдә остаз дәресләре һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашачак.

Искәртеп узыбыз: чара 10-20 июльдә Алабуга дәүләт музей тыюлыгында РФ һәм ТР Мәдәният министрлыклары, шулай ук Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе ярдәме белән уза. Заманча сәнгать буенча “Гореф-гадәтләр” ХII Халыкара арт-симпозиум эшләреннән торган күргәзмә 19 июль көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International