Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Лаеш районына эш сәфәре кылды. Ул анда район башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә Лаеш шәһәренең балалар лагерьлары эшчәнлеге белән танышты.
Аерым алганда, министр сукырлар һәм начар күрүче балалар өчен оештырылган “Липки” һәм “Чайка” лагерьларында булды. Ул балаларның яшәү шартлары, объектларның торышы һәм ашатуның сыйфатына игътибар итте. “Лапки” лагерында балалар белән өстәл теннисы, ә “Чайка”да волейбол уйнады. Сәфәре ахырында Айрат Сибагатуллин Лаеш шәһәрендәге балалар лагерьларына уңай бәя бирде.