Бүген Апас муниципаль районының Ябалак авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Клуб 2017 елга Республика мәдәни әһәмияткә ия объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау программасы кысаларында төзекләндерелгән.
Ябалак авылы халкын әлеге күңелле вакыйга белән котларга Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин, “Ак Барс” Банкы ГАҖ Идарә рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин килгән иде. Тантаналы ачылыштан соң килгән кунаклар һәм авыл халкы өчен концерт узды. Анда “Рәйхан”, “Шурумпуч”, “Рябинушка” фольклор ансамбльләре, шулай ук районның үзешчән башкаручылары чыгыш ясады.