Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда «Бар да уза, ә бу гасырлардан-гасырларга калачак…» дигән күргәзмә ачыла

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

14 июль көнне Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда «Бар да уза, ә бу гасырлардан-гасырларга калачак…» дигән күргәзмә ачыла. Ул XIII гасырдан алып XX гасын башына кадәр Алтын Урда, Россия һәм Осман дәүләте арасындагы элемтәләргә багышланган. Бу «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы архив эшләре буенча Дәүләт комитетының уртак проекты.

 Күргәзмә Россия белән Төркия арасындагы дәүләтара элемтәләр урнашуга 525 ел тулуга багышланган.

Төркия белән күп гасырларга сузылган элемтәләрне күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Төркия Республикасы Премьер-министры карамагындагы Осман архивы, Россия дәүләт борынгы актлар архивы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Казан федераль университетының Н.И.Лобачевскгого исемендәге Фәнни китапханәсе, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм Татарстан Республикасы Милли музее материаллары файдаланылган.

Күргәзмә исеме итеп Алтын Орда ханы Олуг Мөхәммәднең төрек солтаны Морад II гә юлламасы – ике дәүләт арасындагы дуслык һәм тынычлыкны саклап калу теләгеннән өземтә алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International