Бөтенроссия Шукшин кинофестиваленең кыскаметражлы кино конкурс программасына 70тән 26 фильм кергән. Шорт-листта Алексей Барыкин остаханәсенең уен булмаган кино режиссурасы кафедрасының 3 курс студенты Оксана Синчугованың “Блудный сын” картинасы да бар. Бу аның сценарист һәм режиссер сыйфатындагы беренче эше.
Рольләрне Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисты Александр Купцов, Татарстанның атказанган артисткасы Елена Калаганова, актриса, театр режиссеры Регина Саттарова, актриса, педагог Разалия Гыйззатуллина башкарган.
Искәртеп узабыз: “Алтайда Шукшин көннәре” Бөтенроссия фестивале Барнаулда 18-22 июль көнне узачак. Кино фестиваленең программасына 30дан артык төп чара кергән.