Астанада Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре үтә

2017 елның 7 июле, җомга

Бүген Астанада Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре башланды. Бәйрәм чараларында катнашу өчен Татарстаннан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин җитәкчелегендәге делегация китте.

Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен чараларга бай программа әзерләнгән. Аның фәнни өлешендә “Заманча дөнья мәдәнияте кыйммәтләре буларак матди булмаган мәдәни мирас”, “XXI гасырда казах – татар әдәбияты хезмәттәшлеген үстерү” дигән түгәрәк өстәлләр узды. Аларның эшендә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев, профессор, фәннәр докторы Хатыйп Миңнеголов, ТР Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова һәм башкалар катнашты.

Көннең беренче яртысында Астананың Шәһәр мәйданында Сабан туе үтте. Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында халык кәсепчелеге күргәзмәсе һәм  “Бүгенге Татарстан” дигән фотокүргәзмә ачылды. Бу минутларда «ASTANA BALLET» театрында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты бара.

Ә иртәгә Костанай өлкәсендә республикакүләм Сабан туе узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International