Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова яшь архитектор һәм реставраторларга дипломнар тапшырды. Алар барысы да Казан дәүләт архитектура-төзелеше университетының реконструкция, архитектур мирасны реставрацияләү һәм архитектура нигезләре кафедрасын тәмамлаучылар.
Тантаналы чараны үткәрү урыны итеп Казан Кремле - ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты сайланган иде. Яшь белгечләрне Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министыр урынбасары Светлана Персова, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы баш архитекторы Рөстәм Зәбиров котлады.