Рөстәм Рәшитовның “Тапшырылмаган хатлар” фильмы Бөтенроссия Шукшин кинофестиваленең конкурс программасына кергән

2017 елның 4 июле, сишәмбе

18-22 июльдә Барнаулда “Алтайда Шукшин көннәре” Бөтенроссия фестивале узачак. Кинофестиваленең программасында 30дан артык төп чара каралган. Быел Россия кинематографистлары делегациясенә танылган театр һәм кино актерлары, режиссерлар һәм продюсерлар Людмила Гладунко, Сергей Соловьев, Алена Бабенко, Анатолий Чижиков, Юлия Пересильд, Анна Матисон һәм башкалар кергән. Бөтенроссия Шукшин кинофестиваленең жюри рәисе – Россиянең халык артисты, сценарист, кинорежиссер, драматург, актер, язучы, телевидениедә тапшырулар алып баручы Виктор Мережко. Фестивальнең махсус кунагы Василий Шукшин исемендәге “Уңыш формуласы” фондының идарә рәисе, Василий Шукшинның оныгы Анна Шукшина булачак.

XIX Бөтенроссия Шукшин кинофестиваленең конкурс программасына 10 фильм кергән. Алар арасында Татарстан режиссеры Рөстәм Рәшитов  Гадел Кутуй әсәре буенча куйган “Тапшырылмаган хатлар” фильмы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International