1 июль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры һәм Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры катшашында “Дөнья тирәли” дигән концерт була.
Хор һәм оркестр башкаруында төрле континентлар һәм илләр, стильләр һәм жанрлар: рус, татар, украин, немец, мексика һәм башка милләт җырлары яңгыраячак. “Дөнья тирәли” проекты Татарстан Камера хоры һәм С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залының җәйге концертлар сезонына нокта куя.